|
|
|
1915 елда
бөек акыл иясе Ш.Мәрҗанинең тууына һиҗри
ел исәбе белән 100 ел тулу уңаеннан “Мәрҗани”
исемле энөиклопедик җыентык бастырып чыгарыла. Күләме
640 бит була. Бу җыентыкта Мәрҗанинең тормыш юлы,
эшчәнлеге, язган хезмәтләре җентекләп
тасвирлана, шулай ук Мәрҗани турында язылган
мәкаләләр, истәлекләр дә урнаштырыла. Шулар арасында
Таһир Ильясның “Мәрҗанинең фикъһ даирәсендә
хезмәтләре” очеркы аерым урынны алып тора, чөнки анда Т.Ильяс
киң татар укучысын олугъ галимебез Ш.Мәрҗанинең “фикъһ”,
ягъни мөселман юриспруденциясе өлкәсендәге
хезмәтләре белән таныштыра. Үзенең
“Әл-бәркъ әл-үәмиз” (“Яшен ялтыравы”) китабында
Мәрҗани моселман исемнәре хакында сүз алып бара. Әлеге
әсәрне хәзерге татар укучысына аңлаешлы телдә
бирү, безнеңчә, бик кирәкле гамәл. Чөнки
бу мәсьәлә безнең көннәрдә дә
үзенең актуальлеген югалтмаган. (Әсәр бераз
кыскартылып бирелә). Исемнәрне
матурлау “Аллаһы
Тәбарәк вә Тәгаләнең исемнәре,
һәркайсысы, Коръән вә Хәдис Ширифтә булга
рәвешчә йөртелергә тиеш. Коръәннең 7 нче “Әл-әгъраф”
сүрәсендә, 180 нче аятьтә болай диелә: “Аллаһның
күркүм исемнәре бар, шул исемнәр белән дога
кылыгыз! Әмма Аллаһка тиешсез исемнәр
бирүчеләрдән качыгыз! Аллаһка тиешсез исем
биргәннәое өчен җәза кылынырлар”. Коръән
вә Хәдис Шәрифтә Аллаһы Тәбарәк
вә Тәгаләне атамаган исемнәр белән исем кушу
рөхсәт ителми. Бөтен Ислам галимнәре һәм
борынгы изгеләр шушы фикердә торалар. Шуның өчен Аллаһы
Тәбарәк вә Тәгаләне Сөбхан, Солтан,
Вәҗиб, Әфәнде, Тәңре, Ходай кебек
исемнәр белән атамаска тиешле. Бары тик гарәп телен
аңламый торган кешеләргә мәгънәне аңлату
өчен кирәк булса гына Ходай вә Тәңре кебекләрне
әйтүдә зарар булмас, бу вакытта Ходай һәм
Тәңре кебек сүзләрне гарәпчә
исемнәрнең тәрҗемәсе буларак кулланлар. Рәсүл
бер хәдисендә болай ди: “Балаларыгызның исемнәрен
күркәм итегез”. Моннан аңлашыла: ислам кануннарынан
һәм баланың ата өстендә булган хокукларыннан
чыгып, баланың исемен күркәм ясарга кирәк. Рәсүл
үзе Габдулла вә Габдеррәхман кебек “габд” сүзе булган
исемнәрне яраткан. Рәсүл мәгънәләре
килешсез булган исемнәрне үзгәртә торган булган,
мәсәлән: Гасый (Буйсынмаучы – Р.Й.) исемле кшене Габдуллаһ,
Бәррә (тыңлаучан – Р.Й.) исемен Зәйнәб
исеменә алыштырган. Габдулкәгъбә (Кәгъбә колы)
исемен Габдулла итеп, Габдешшәмс (Кояш колы) исемен Габдеррәхман
дип үзгәрткән. Әфләх (иң җитез),
Нәфигъ (Файдалы), Бәрәкәт кебек
исемнәрдән тыйган. Башка исемнәр хакында да бик күп хәдисләр
сакланган. Балага исем
кушканда Рәсүл тарафыннан тыелмаган, борынгы изгеләр
кулланган хак дин исемнәре кебек исемнәр белән исем
кушылырга тиеш. Мөхәммәд, Әхмәд,
Мәхмүд, Хәмид, Хәммәд кебек исемнәр
кәркәм санала. Хәдис Шәрифләрдә тыелган
яки алыштырган исемнәр урынына аларның аналогиясе буларак:
Хәлиулла, Хәбибулла, Хәйрулла, Вәлиулла,
Нәбиулла, Галиулла исемнәрен кушу тиешле була. Хәлил
һәм Хәбиб исемнәре Аллаһ сүзеннән
башка да кулланыла ала. Фәхреддин,
Садреддин, Галәүддин, Гыймадеддин, Хисамеддин кебекләре
исем түгел, бәлки бөек ислам галимнәренә
бирелгән ләкабләр генәдер (атама сүзләр –
Р.Й.). ...
Соңгы заманнарда киң таралган бидгатьләр (яңалыклар –
Р.Т.) арасында: Мөхәммәдйосыф,
Мөхәммәдякуб, Мөхәммәдсалих,
Мөхәммәдгали, Мөхәммәдкасыйм,
мөхәммәдшакир, Әхмәдҗан,
Мөхәммәдҗан кебек ике исемне бергә кушып бер
кешегә исем ясаулар. Мондый
исемнәр Ислам дине барлыкка килгәннән соң мең
ел узгач кына чыга бышладылар. Әзәрбайҗан, Хорасан,
Мәвәраннәһер, Һиндстан илләрендә
ике исем арасында булга “ибен” (“бине”) сүзен төшереп,
мәсәлән: Гомәр бине Әл-Хаттаб, Габдулла бине
Әл-Мөбарәк, Гомәр бине Йәсир кебекләрне
Гомәр Хаттаб, Габдулла Әл-Мөбарәк, Гомәр
Йәсир рәвешендә кулланыла. Надан кешеләр моны
кәреп, һәр ике исем бер кешенең исеме дип уйлап ике
исем белән исем кушарга тотындылар. Мөхәммәдйосыф
кебек исемнәр гарәп теле кагыйдәләре ягыннан
караганда да дөрес түгел. Чөнки сыйфат һәм
сыйфатланмыш та, сүзтезмә дә булырга тиеш түгел,
югыйсә мәгънәсез исем барлыкка килә. Бу вакытта
аерым-аерым Мөхәммәд белән Йосыф
сүзләренең әһәмияте калмый, бәлки
буш сүз булып калалар. Мөхәммәд сүзе дә,
Йосыф сүзе дә аерым-аерым уйлаганда исем булмаганга
күрә изге хәдистә әйтелгәннәре
үтәлмәгән булып чыга. Мондый
афәтләрнең бөтенесе Шаригать кануннарын
белмәүдән яки дингә җиңелчә
караудан килә”. |